Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Дин

Юлга чыкканда укыла торган дога

Машинага утырып киткәндә, яисә руль артына утырганда, “Бисмилләәһи” сүзләре әйтелер, 3, 5 яисә 7 мәртәбә “Аятел-Көрси” укылыр һәм урыннан кузгалып кителер.

  Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм юлга чыкканда болай дип дога кыла торган булган: “Аллааһүммә иләйкә тәүәҗҗәһтү вә бикәгътәсамтү, Аллааһүммә әкфинии мәә әһәммәнии вә мәә ләә әһтәммү ләһү. Аллааһүммә зәввиднит-тәкъвә үәгъфир лии зәнбии вә вәҗҗиһинии лил-хайри әйнә мәә тәвәҗҗәһтү”. (Тәрҗемәсе: “Аллаһым! Сиңа юнәлдем, Сиңа сыендым. Аллаһым! Шикле һәм шиксез нәрсәләрдән миңа таяныч бул. Тәкъваны миңа ризык әйлә, Аллаһым! (ягъни Сиңа гыйбадәтләр кылып, рухыма азык табыйм) Аллаһым! Гөнаһларымны гафу ит һәм кая гына китсәм дә, мине һәрвакыт хәерле эшләргә юнәлт”.

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/iman/2025-07-22/yulga-chykkanda-ukyla-torgan-doga-4321397

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев