Карамасар авылында зурлап ифтар мәҗлесе узды
Дини мәҗлес авыл мәчетендә оештырылып, авыл халкын һәм кунакларны бер табын артына җыйды
(19 март, “Апастово-информ”).
Ифтар ашын оештыруда мәчет мәхәлләсе, табын әзерләүчеләр, шулай ук үз өлешләрен керткән авылдашлар актив катнашты. Моннан тыш, күчтәнәчләр белән килгән мөселман кардәшләр дә чарага үз өлешен кертте. Чакыруны кабул итеп килгән барлык кунакларга рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Мәҗлес барышында тоткан уразаларның кабул булуы, кылынган догаларның кабул ителүе теләнде. Шулай ук ил-көннәрнең тыныч, имин булуы, һәркемгә саулык-сәламәтлек насыйп итүе турында теләкләр яңгырады.
Чара ахырында катнашучылар алдагы елларда да Рамазан аен бердәмлек һәм татулыкта каршы алырга өмет белдерде.
Бу хакта Карамасар авылыннан Рөстәм Ибраһимов хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев