Карату́н мәчетендә имамнар җыелышы һәм Мәүлит ән-Нәби узган
Дин

Карату́н мәчетендә имамнар җыелышы һәм Мәүлит ән-Нәби узган

Каратун тимер юл станциясе бистәсендәге мәчеттә район имамнарының җыелышы узган. Очрашу кысаларында Мәүлит ән-Нәби дә үткәрелгән.

  Җыелышта мәчетләр каршында оештырылучы курслар, имамнар һәм волонтёрларның гошер-сәдака җыю буенча хәйрия кампаниясендә катнашуы, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алышканнар.   Шулай ук мәчетләрне җылыту сезонына әзерләү, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм дин әһелләре эшчәнлегенә кагылышлы башка актуаль мәсьәләләр күтәрелгән.   Җыелышның мәртәбәле кунагы - Казан шәһәре баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин булган. Ул имамнарга үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткергән, аларның сорауларына җавап биргән. Рөстәм хәзрәт җәмгыять тормышында дин әһелләренең мөһим роль уйнавын билгеләп үткән.   Җыелыштан соң имамнар һәм мәчеткә йөрүчеләр катнашында Мәүлит ән-Нәби мәҗлесе узган. Анда 40тан артык кеше катнашкан.   Бу хакта район мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов хәбәр итте.


Нет комментариев