Кошчылык фабрикасы җитәкчелеге ифтар ашы уздырды
Кошчылык фабрикасы җитәкчелеге изге Рамазан аенда мөселман кардәшләр өчен ифтар ашы уздырды.
(18 март, “Апастово-информ”).
Биредә Югары Ындырчы авылының өлкәннәре һәм ураза тотучылар катнашты. Барлыгы 65 кеше җыелды.
“Күмәк табын артында догалар кылынды, вәгазьләр, коръән аятьләре укылды. Ураза тотучылар өчен тәмле сыйлар пешерелде. Мәҗлескә килә алмаган өлкәннәргә аерым күчтәнәчләр әзерләнде һәм өйләренә таратылды”, - ди оештыручылар.
Ифтар ашында район мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов, өлкән хәзрәт Мирхәт хәзрәт Җамалиев, район башкарма комитеты һәм авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре катнашты.
“Рамазан ае барышында изге, саваплы эшләргә алынып, ул гамәлләрне мәгънә һәм итагатьлек белән башкарып чыгучыларга, оештыручыларга, табын әзерләүчеләргә Аллаһының рәхмәтләре булсын!” – диде Югары Ындырчы авылы имамы Ирек Идрис улы.
Бергәләп авыз ачучы һәркем оешмага, җитәкчеләргә рәхмәтләрен әйтеп дога кылды.
Кошчылык фабрикасында елына 655 миллион данә йомырка җитештерү планлаштырыла һәм 303 кешегә эш урыны булдырылачак. Биредә 2,7 миллион кош асралачак, аның 2 миллионы йомырка сала торган тавыклар.
-Бүгенге көндә кошчылык фабрикасында 1 170 мең баш тавык бар. Алардан 470 мең йомырка җыела. “Апас” язулы йомыркалар чыга башлады. Цехта тулы эш кайный. Йомыркалар линиялар буйлап килә, төргәкләнә һәм кулланучы кулына күчә, - ди кошчылык фабрикасының җитештерү мәйданы җитәкчесе Рамил Яруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев