Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Дин

«Хәҗәр» рухи-әхлакый үзәгендә җәйге курслар тәмамланды

«Хәҗәр» рухи-әхлакый үзәгендә узган җәйге курсларның өченче сменасы тәмамланды.

(18 август, “Апастово-информ”).



Балалар җәй дәвамында "Хәҗәр" рухи-әхлакый үзәгенә йөрде. Өч сменада укулар һәм ял оештырылды.

“Ике атна дәверендә 60тан артык бала әзме-күпме дәрәҗәдә әдәп-әхлак нигезләрен, гарәп әлифбасын, Коръән уку тәртипләрен өйрәнде. Дәресләр, мавыктыргыч программа нигезендә, спорт уеннары, төрле чаралар белән аралаштырып алып барылды. Курсларның төгәлләнү чарасы Коръән укып башланып китте, аннан һәрбер төркем (олы һәм кече яшьтәге ир һәм кыз балалар) килгән кунаклар, әти-әни, туганнары каршысында чыгыш ясады. Һәрбер балага да "Хәҗәр" үзәге исеменнән бүләкләр таратылды”, - дип хәбәр итә үзәктән Рәис Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев