Хөрмәтле дин кардәшләребез!
Барыгызны да чын йөрәктән Ураза гаете белән котлыйм. Быел ул 20 мартта билгеләп үтелә.
Бу изге һәм шатлыклы бәйрәм көннәрендә барча мөселманнарга ныклы исәнлек, матур тормыш телим. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итеп, күңелләребезне иман нуры белән баетсын, хәерле, имин көннәр насыйп итсен. Белеп һәм белмичә кылган гөнаһларыбызны кичерсен, рәхим-шәфкатеннән ташламасын. Гаиләләребездә бәхет тантана итсен.
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев