Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Финанс грамотлылыгы

Апаслылар Ана капиталы акчасын ничек файдалана?

Районның социаль фондыннан хәбәр итүләренчә, 2024 елдан башлап, Ана капиталы акчасының калган өлешен бер тапкыр түләү рәвешендә алу хокукына ия. Түләүләр калган сумма 10 мең сумнан кимрәк булган гаиләләргә бирелә.

(11 апрель, “Апастово-информ”).

  Ана капиталы акчаларын төрле максатларда (мәсәлән, торак шартларын яхшырту яки балалар укыткан өчен түләү) файдаланганнан соң, счетта 10 мең сумнан да азрак акча калган очракта, гаилә аны акчалата алырга мөмкин. Ярдәмнең мондый чарасы Ана капиталы акчаларын мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланырга мөмкинлек бирә.
  Мондый мөмкинлек элек Ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшырту, балалар укыткан өчен түләү, ананың тупланма пенсиясен формалаштыру яки законда каралган башка максатларда кулланган барлык гаиләләргә бирелә.
Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша бирелгән гариза буенча уңай карар чыгарылганнан соң, акча 5 эш көне дәвамында күчерелә.

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/mother-couch-holding-girl_8445683.htm#fromView=search&page=1&position=49&uuid=48f9c981-e448-487a-a881-a9f432300d5b&query

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев