Апаслылар пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыра ала
Үзмәшгуль райондашлар үзенең булачак пенсиясен формалаштыруга ирекле взнослар күчерә ала. Алар һөнәри керемгә генә салым түли.
Әмма, иминият кертемнәрен социаль фонд бүлегенә түләп барып, пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыра алалар.
-Взнослар түләүче сыйфатында теркәлү өчен гаризаны социаль фонд бүлегенә түбәндәге ысуллар буенча җибәрергә кирәк: дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша, «Минем салым» мобиль кушымтасы аша, почта аша, социаль фондның төбәк бүлеге клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп.
2025 елда «Профессиональ керемгә салым» махсус режимын кулланучы үзмәшгульләр өчен иминият кертемнәренең минималь күләме 59 241,60 сум тәшкил итә. Бу сумма бер ел иминият стажы һәм 0,975 индивидуаль пенсия коэффициентына (ИПК) эквивалент. Түләнгән сумма теркәлгән күләмнән кимрәк булган очракта иминият стажына түләнгән иминият кертемнәренә пропорциональ рәвештә билгеләнә торган чор гына кертелә. Ирекле кертемнең максималь күләме 473 932,80 сум тәшкил итә, бу 7,799 индивидуаль пенсия коэффициентына туры килә. Түләүне бөтен сумма белән берьюлы яки өлешләп ай саен күчерергә мөмкин. Моны агымдагы календарь елның 31 декабренә кадәр эшләргә кирәк. Ирекле кертемнәр хисабына тупланган пенсия коэффициентлары һәм стажы шәхси счётка киләсе елның 1 мартына кадәр теркәлә. Взнослар автомат рәвештә исәпкә алына, шуңа күрә социаль фонд бүлегенә түләүләрне раслаучы документлар тапшырырга кирәкми, - ди районның социаль фонд җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев