Апаста мошенниклык белән бәйле 19 очрак теркәлгән
Соңгы арада күп кенә райондашларның мошенниклар тозагына эләгүе мәгълүм.
(19 июнь, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитетының административ комиссия сәркатибе Руслан Галиев белдергәнчә, быел мошенниклык белән бәйле 19 очрак теркәлгән. Билгесез затлар кесәсенә 9 миллион 700 мең сум акча күчерелгән.
“Бер райондашыбыз 4 миллион 500 мең сум кредит рәсмиләштереп, аны мошенниклар кулына “тапшыра”. Алдану схемасы гади генә. Кулында кәрәзле телефоны булган кеше чит шалтыратуны кабул итә һәм алар кушкан биремнәрне үти. Кодларны читләр кулына тапшыра. Райондашыбызга ватсап аша энергосбыттан хезмәткәрләр шалтырата. Алар электр счетчигын алмаштырырга вакыт җитүен исләренә төшерә. Һәм бу эшне башкару өчен телефоннарына код килергә тиешлеген белдерә. Шул кодны үзләренә җибәрүләрен үтенә. Менә шуннан башлана да инде хәйлә юлының башы. Шуннан соң, шәхси куркынычсызлык идарәсеннән, элемтә өлкәсен тикшерү федераль хезмәтеннән шалтыратып, аларның мошенниклар кулына эләгүен, кредит рәсмиләштерергә мөмкин булуларын аңлаталар. Зур бурычка батарга мөмкинлекләрен исләренә төшерәләр. Булган акчаларны һәм алган кредит акчаларын куркынычсыз счетка күчерергә кушалар. Әлеге райондашыбыз да төрле банклардан кредитлар алып, аны банкомат аша куркынычсыз счетка “салып куя”. Зур сумманы төрле карталарга күчерә, - ди Руслан Галиев.
Исегезгә төшерәбез: ЭНЕРГОСБЫТ беркайчан да, беркемгә дә шалтыратмый. Алар өчен счетчик алмаштырганда бернинди дә кодлар кирәкми. Шул ук вакытта үзәк банк, куркынычсызлык хезмәтләре дә сезгә шалтыратмаячак. Куркынычсыз счетлар да юк! Алар барысы да мошенниклар, сезнең исәптән җиңел генә акча эшләргә теләүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев