Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Финанс грамотлылыгы

Артык түләнгән пенсияне мәҗбүри рәвештә кире кайтару очрагы турында аңлаттылар

Кайсыбер очракта кешеләр билгеле бер үзгәрешләр турында мәгълүматны Пенсия фондына махсус рәвештә хәбәр итми.

Бу үзгәрешләр документлар тапшырганда хаталар китереп чыгара яки кайсыбер түләүләрне бирүне туктата. Шушы мәгълүмат соңрак ачыклангач, артык алган акчаны кире кайтарасы була. Бу турыда РИА Новости яза.

Г.В.Плеханов исемендәге РЭУ профессоры Юлия Финогенова законсыз алынган «артык» пенсияне кире кайтару мәсьәләсе турында «Прайм» агентлыгына сөйләгән.

Ул мисалга «Чернобыль АЭСында фаҗига сәбәпле радиация йогынтысына дучар булган гражданнарны социаль яклау турында» законны мисал итеп китерә. Бу закон ай саен өстәмә түләү алу хокукы бирә, ләкин бу кешеләр куркыныч зонада даими яшәгән очракка гына каралган.

«Гражданин ташламалы зонадан башка төбәккә күчеп, анда бу закон буенча өстәмә түләү каралмаган булса, кеше бу түләүне алу хокукын югалта», – ди эксперт.

Әлеге очракта пенсия алучыны кисәтергә тиешләр: әгәр ул тору урынын үзгәртү турында ПФРга белешмә бирмәсә, акчаны алуны дәвам итсә, киләчәктә закон буенча бу акчаны кире кайтарырга тиеш була. Өстәвенә, Пенсия фонды законсыз түләнгән акча суммасын гына түгел, аннан процентлар да кайтаруны мәҗбүр итәргә мөмкин. Әгәр кисәтү булмаса, акчаны артык түләү ПФР хатасы булса, артык түләнгән сумманы кайтарырга кирәк булмый. Мондый эшләр буенча шикаять бирү срогы фонд артык акча түләүне ачыклаган вакыттан соң өч ел, ди белгеч.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/finanscy-tulangan-pensiyane-maburi-ravesta-kire-kaitaru-ocragy-turynda-soilade-5861003

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев