Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Финанс грамотлылыгы

Эдуард Вафин универсаль пособиегә кемнәр дәгъва итә алуын аңлатты

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин универсаль пособиегә кемнәр дәгъва итә алуын аңлатты.

Пособие 17 яшькә кадәр балалары булган, җан башына уртача керем бер яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга билгеләнә. Аңа стипендияләр, эшмәкәрлек һәм хезмәт эшчәнлегеннән керем акчасы, пенсия дә керә. Бу пособиегә дәгъва кылу өчен ата-ананың рәсми эш урыны булырга яки эшләмәскә объектив сәбәпләре булырга, гаиләнең кереме һәм милке билгеле таләпләргә җавап бирергә тиеш.

«Әйтик, дүрт кешедән торган гаиләдә һәр җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаска, бер елга 586 мең 512 сумнан артык булмаска тиеш. Өч кешелек гаилә булса, җан башына гомуми еллык керем 439 мең 884 сумнан артык булмавы шарт», - диде Эдуард Вафин Министрлар Кабинетында брифингта.

Бүген җан башына яшәү минимумы 12 мең 219 сум тәшкил итә, эшкә сәләтлеләр өчен – 13 мең 319 сум, балаларга – 11 мең 852 сум.

«Гадәттә яшәү минимумы 1 гыйнварда индексацияләнә. Быел инфляциягә бәйле рәвештә, бәяләр арту сәбәпле халыкка ярдәм итү өчен, яшәү минимумының индексациясен этаплап уздыру карар ителгән. РФ Президенты күрсәтмәсе буенча, 1 июнь көнне яшәү минимумы 10 процентка индексацияләнде. РФ хезмәт министрының 2023 елның гыйнварыннан яшәү минимумы 3,3 процентка индексацияләнәчәк дигән хәбәре бар», - диде Вафин.

Аның сүзләренчә, универсаль пособие ул 8 яшьтән 17 яшькәчә балаларга түләүне кабатлый дип әйтергә була. Пособиегә хокукны билгеләгәндә, мохтаҗлыкка комплекслы адреслы бәяләмә кулланыла, күчемле һәм күчемсез милек, түләүгә дәгъва итүченең һәм гаилә әгъзаларының объектив сәбәпләр буенча кереме булмау исәпкә алына.

Универсаль пособие күләме һәр балага төбәктәге яшәү минимумының 50 (5 926 сум), 75 (8 889 сум) яки 100 процентын (11 852 сум) тәшкил итәчәк. Түләүләр 12 айга билгеләнә. Эдуард Вафин әйтүенчә, универсаль пособиене түләүгә әзерлек буенча бүген эшче төркем булдырылган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/eduard-vafin-universal-posobiega-kemnar-dagva-ita-aluyn-anlatty-5861955

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев