Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Финанс грамотлылыгы

Гыйнвар үзгәрешләре: пенсия фонды бетерелә, минималь хезмәт хакы күләме арта, яңа пособие бирелә башлый

Пенсия, хезмәт хакы, яшәү минимумы арта, дәүләт пошлинасын түләгәндә ташламалар бетә… Быелның 1 гыйнварыннан Россиядә гамәлгә кергән үзгәрешләрнең берничәсе генә әле бу. Укучыларыбыз игътибарына ел башыннан кергән иң мөһим үзгәрешләрне тәкъдим итәбез.

Пенсия фонды бетерелә. Быелның 1 гыйнварыннан Россия Пенсия фонды аерым оешма булып эшләүдән туктады. Ул Социаль иминиятләштерү фонды белән берләштерелде. Яңа оешма «Россиянең пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды» дип аталачак. Ике оешма берләшү аркасында бернинди тоткарлык булмаячак, пенсия, пособиеләр вакытында биреләчәк, дип ышандыралар.

Минималь хезмәт хакы күләме арта. Ел башыннан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 6,3 процент арттырылды. Хәзер ул узган елгы 15279 сум урынына 16242 сум тәшкил итәчәк.

Яшәү минимумы күләме арта. 1 гыйнвардан Россиядә яшәү минимумы да 3,3 процентка арттырылды. Шулай итеп, җан башына туры килгән яшәү минимумы хәзер 14375 сум. Эш яшендәгеләр өчен ул  – 15669, пенсионерлар өчен – 12363, балалар өчен 13944 сум тәшкил итә. Татарстанда җан башына туры килгән яшәү минимумы 12219 сум тәшкил итә. Эш яшендәгеләр өчен ул  – 13319, пенсионерлар өчен – 10508, балалар өчен 11852 сум күләмендә билгеләнгән.

Пенсия арта. Россиянең Хезмәт министрлыгы иминият пенсияләрен арттыруның яңа кагыйдәләрен эшләгән. Аның нигезендә иминият пенсиясе ел саен 6,8 процентка артырга тиеш. Быел минималь пенсия күләме 12363 сумга кадәр артачак.

Яңа пособие бирелә башлый. 1 гыйнвардан Россиядә яңа – универсаль пособие бирелә башлый. Ул моңа кадәр аз керемле гаиләләр өчен гамәлдә булган барлык төр пособиеләрне берләштерәчәк.

Отпускка чыкканда бирелә торган акчага бәйле үзгәрешләр. Яңа кагыйдәләр буенча, хезмәткәр әлеге акчаны ялга китәргә ким дигәндә өч көн кала алып бетерергә тиеш.

Белешмә бирелми башлый. 1 гыйнвардан гамәлгә кергән үзгәрешләр нигезендә, хәзер эш бирүче хезмәткәрләренә керемнәре һәм иминият кертемнәре турында белешмә бирергә тиеш түгел. Әлеге белешмәне Социаль фонд идарәсеннән аласы булачак.

Штраф түләү вакыты үзгәрә. Моңа кадәр штрафларны ун көн эчендә түләп бетерергә кирәк иде. 1 гыйнвардан бу срок 20 көнгә кадәр озайтыла. Шул ук вакытта әгәр кеше штрафны беренче ун көн эчендә түләп өлгерсә, аңа ташлама ясалачак.

«Тимер ат» ияләренә пошлина түләргә туры киләчәк. 1 гыйнвардан Россиядә машина теркәү түләүлегә әйләнә. Моңа кадәр ул бушлай башкарыла иде. Транспорт чарасын кулланганда аның конструкциясенә төзәтмә кертергә рөхсәт биргән өчен – 1000 сум, транспорт чарасында куркыныч йөкләр ташырга рөхсәт иткән белешмә өчен – 1500 сум, әлеге белешмәнең гамәлдә булу вакытын озайткан өчен 1000 сум күләмендә пошлина түләргә туры киләчәк.

Дәүләт пошлинасын түләгәндә ташлама бетерелә. Билгеле булганча, дәүләт пошлиналарын Дәүләт хезмәтләре порталы аша түләгәндә 30 процент ташлама ясала иде. 1 гыйнвардан андый ташлама башка ясалмаячак.

«Больничный» түләүләре арта. 1 гыйнвардан «больничный» кәгазе буенча түләүнең максималь күләме арта. Шулай итеп, бер көн өчен күп дигәндә – 2736,99 сум, ә бер айга 84846,69 сумга кадәр акча алып була. Әмма бу хезмәт стажы сигез елдан арткан хезмәткәрләргә генә кагыла. «Больничный» акчасын исәпләү ысулы элеккечә үк кала. Түләү хезмәткәрнең алдагы ике елдагы кеременә һәм эш стажына бәйле. Стаж 8 елдан артып китсә, пособие – хезмәт хакының 100 проценты, 5 елдан 8 елга кадәр булса – 80 процент, 5 елдан кимрәк булса, нибары 60 процент күләмендә түләнә.

Ана капиталы арта. Билгеле булганча, Россиядә ана капиталы бирүне 2026 елга кадәр озайттылар. 1 гыйнвардан аның суммасы 12,4 процентка арта. Шул рәвешле хәзер беренче бала өчен – якынча 590 мең сум, икенче балага 780 мең чамасы ана капиталы түләнәчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/101633/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев