Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Финанс грамотлылыгы

Юрист кулланылмый торган банк карталары аркасында бурычның ничек барлыкка килүен аңлатты

Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев кулланылмый торган банк карталары аркасында бурыч барлыкка килергә мөмкинлеген әйтте.

 «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә белгеч сүзнең дебет һәм кредит карталары турында баруын ачыклады.

Юрист Соловьев кулланылмый торган банк карталарын вакытында ябарга кирәклеген ассызыклады, дип яза «Известия».

Ул банк карталарын кулланганга ел саен еллык хезмәт күрсәтү өчен түләү алынуын искәртте. Эксперт аңлатып узганча, картаны кулланмасаң, түләү барыбер алыначак. Нәтиҗәдә, бурыч барлыкка киләчәк. Соловьев билгеләп үткәнчә, банк карталары автомат рәвештә ябылмый. Аларны ябу өчен, банкка тиешле гариза язарга тиешлеген аңлатты.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/yurist-kullanylmyi-torgan-bank-kartalary-arkasynda-burycnyn-nicek-barlykka-kiluen-anlatty-5862502

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев