Республикада узган ел 15 900 гаилә ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлдергән
-Ана капиталын балага ничә яшь тулгач файдаланырга мөмкин? Әлеге сорауга җавап эзләп, районның социаль фондына мөрәҗәгать иттек.
“Акчаны балаларга белем бирү өчен кулланып була. Балалар бакчасы, мәктәп яки югары уку йорты, студентлар тулай торагында яшәү - болар барысы да шактый финанс кертемнәре таләп итә. Мөмкинлеге чикле балалар өчен товарлар алу һәм хезмәтләргә түләү мөмкин. Шулай ук акчаларны торак шартларын яхшырту өчен кулланырга ярый, шул исәптән фатир сатып алганда да. Дәүләт балаларның хокукларын яклый, шуңа күрә аларга, һичшиксез, өлеш бүленеп бирелергә тиеш. Әгәр ата-аналарның икесе дә килешүдә катнашса, алар торакның уртак милекчеләренә әверелә. Ана капиталының төп алучының кем булуының әһәмияте юк, - ди районның социаль фонд җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов.
Республикада узган ел 15 900 гаилә ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлдергән. 2,4 меңнән гаилә ана капиталы акчасына торак сатып алган, ә 13,5 меңнән артык гаилә банклардагы кредитларын түләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев