Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Финанс грамотлылыгы

Россия Пенсия фонды әтиләргә нинди түләүләр каралганын аңлатты

Россиядә әтиләрнең бала тугач бирелә торган пособие, ана (гаилә) капиталы, бала караган өчен айлык пособие һәм башка берничә төрле түләү алу мөмкинлеге бар, дип искәрттеләр Россия Пенсия фондында. Бу турыда РИА Новости яза.

«Әтиләр көне белән котлыйбыз! Узган елдан башлап бу көн Россиядә рәсми рәвештә билгеләп үтелә. Пенсия фонды гаиләләр турында кайгырта һәм әниләргә генә түгел, ә әтиләргә дә пенсия хокуклары һәм социаль гарантияләр бирә», диелә ведомствоның телеграмдагы хәбәрендә.

Россия Пенсия фондында ачыклык кертүләренчә, бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособиене алу хокукы атага яки анага, яисә опекунга бирелә. Әти кеше аны баланың әнисе үлсә яки ул ана хокукыннан мәхрүм ителгән очракта алырга мөмкин. Әти кеше шулай ук ана (гаилә) капиталына сертификат алу хокукына ия. Моның өчен аның беренче баланы (суд карары 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап үз көченә кергән булса) яки икенче баланы (2007 елның 1 гыйнварыннан кабул итү турындагы суд карары үз көченә кергән булса) бердәнбер уллыкка алган кеше булуы шарт. Ана капиталы белән эш итү хокукы ана үлгән очракта яки ул ана хокукыннан мәхрүм ителгән очракта ата кешегә күчә.

Ир-ат 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие алу хокукына ия, моның өчен ул эшсез дип танылырга тиеш. Бу пособиене ир-атка бирү өчен баланың анасы ана хокукларыннан мәхрүм ителгән яки аларда чикләнгән булырга тиеш; ана үлсә, үлгән дип игълан ителсә, хәбәрсез югалса; эшкә сәләтсез яки эшкә чикләнгән рәвештә сәләтсез дип табылса, яисә сәламәтлеге буенча баланы тәрбияли һәм карый алмаса, иректән мәхрүм итү урыннарында җәза үтәсә, сак астында тору урыннарында булса, шулай ук балаларны тәрбияләүдән качса яки баш тартса, пособиене ата кешегә бирәләр.

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен бирелә торган пособиене дә ата кешеләр ала ала. Аны рәсмиләштерү шартлары ирләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә бер үк. Шулай ук инвалид баланы караганда ир-атлар 10 мең сум күләмендә акча ала ала, 20 елдан да ким булмаган стажы булган очракта андый баланы тәрбияләгән өчен аларның вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бар.

Әгәр пенсионер ата-аналарның балигъ булмаган баласы яки көндезге бүлектә укучы студенты булса, аларның берсенә пенсиягә беркетелгән түләүне арттыру каралган. Мондый иждивенец өчен өстәмә түләүне алырга ана да, ата да хокуклы.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-pensiya-fondy-atilarga-nindi-tulaular-karalganyn-anlatty-5861509

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев