Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Финанс грамотлылыгы

Россия Пенсия фонды ял чыгымнарын компенсацияләүнең яңа кагыйдәләре турында искәртте

Ерак Төньяк районнарда һәм аларга тиңләштерелгән территорияләрдә яшәүче пенсионерлар хәзер шәхси транспортта йөргән очракта да ял чыгымнарын компенсацияләүгә исәп тота ала.

Бу хакта Россия Пенсия фондының Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе бүлегендә искәрттеләр, дип хәбәр итә «Российская газета».

Яңа кагыйдәләр 24 августтан үз көченә керде. Моңа кадәр шәхсидән тыш теләсә нинди транспортта ялга киткән пенсионерлар гына компенсациягә исәп тота ала иде. Россия Пенсия фондында пенсионерлар бензин, газ яки башка ягулыкка тотылган акчаларны компенсацияләүгә исәп тота ала, дип аңлаттылар.

Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе вазифаларын башкаручы Сергей Чирков сүзләренә караганда, 2021 елда 233 мең пенсионер ялга бару чыгымнары компенсациясен алган. Түләүнең уртача күләме 16 мең сум тәшкил иткән. Ял итү урынына бару өчен тотылган чыгымнарны каплау ташламасы картлык яки инвалидлык буенча пенсия алучы даими яки вакытлыча төньякта яшәүче эшләмәүчеләргә туры килә. Аны ике елга бер тапкыр алырга мөмкин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-pensiya-fondy-yal-cygymnaryn-kompensaciyalaunen-yana-kagyidalare-turynda-iskartte-5860029

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев