Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Финанс грамотлылыгы

Самарада яшәүче пенсионер аферистларга 10 млн күчерү өчен Татарстанга ике тапкыр килгән

Самара өлкәсендә яшәүче пенсионер 10 миллион сум акчасын мошенникларга биргән.

Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ачыкланганча, пенсионерга үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган кешеләр шалтырата. Билгесез кешеләрнең пенсионерның бөтен акчаларын урларга теләвен җиткерәләр. Җыелан акчаларны саклап калу өчен, аларны алырга һәм күчерергә кирәк дип әйтәләр. Ир-ат шул ук көнне 9 млн сум акчасын ала. Шуннан соң аферистлар күрсәтмәсе буенча Әлмәткә бара һәм акчаларын резерв счетларына күчерә.

Әмма мошенникларга бу акча гына җитмәгән. Алар бу ир-ат исеменә бер миллион сум кредит алынганын әйтә. Аны бетерү өчен шул ук сумманы алырга һәм кабат Әлмәткә барып, акчаларны сакланган счетларга күчерергә кушалар. Пенсионер ике кредит ала һәм акчаларын кабат мошенникларга күчерә.

Бераздан соң ир-ат мошенникларга тозагына эләгүен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Ир-атка килгән зыян – 10 млн сум булып исәпләнә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/samarada-yasauce-pensioner-aferistlarga-10-mln-kuceru-ocen-tatarstanga-ike-tapkyr-kilgan-5861232

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев