Апаста юл хәрәкәте корбаннарын искә алдылар
Россия Эчке эшләр министрлыгының Апас районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләре, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсенең Буа профилактика бүлеге, Апас урта мәктәбенең «Светофорик» яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды, Яшь армиячеләре хәрәкәте белән берлектә, «юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне» акциясе үткәрелде.
(17 ноябрь, “Апастово-информ”).
Акция барышында яшь юл хәрәкәте инспекторлары машина йөртүчеләргә тизлек режимын үтәргә, куркынычсызлык каешын эләктерергә, балаларны балаларны тотып торучы җайланмаларда йөртергә, ә җәяүлеләрне юл аша чыкканда игътибарлы булырга, яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланырга өндәделәр. Акциядә катнашучыларга белешмәләр, яктылыкны кайтара торган жилетлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев