5 декабрь – Россиядә Халыкара волонтерлар көне.
Волонтерлар –бик җаваплы, актив кешеләр. Чаралардан тыш, хәйрия эшләре дә аларны читләп узмый. Алар ятимнәргә, өлкәннәргә ярдәм итәргә ашкынып тора.
Әгәр күңелеңдә яктылык, җылылык булса, кешеләргә ярдәм итү теләге белән янып яшисең икән – димәк, син үзеңне горурланып “Мин волонтер” дип әйтә аласың.
Безнең районыбызда да үз теләкләре белән, берни өмет итмичә булышырга әзер торучы изге күңелле кешеләр күп. Аеруча “Фәрештәнең алтын куллары” Бөтенроссия волонтерлар оешмасы кысаларында районда оешкан “Көмеш волонтерлар” хәрәкәте турында әйтәсе килә. Районда барлыгы 61 волонтерлык пункты оешкан, анда барлыгы 563 кеше ярдәм кулы суза. Әлеге хәрәкәт оста куллы, изге күңелле өлкәннәрне берләштерә. Бүгенге көндә районда аларның сафлары ишәеп, район буенча ярдәм итәргә ашкынып торучы кешеләрнең саны арта бара. Хәрәкәт авылларда да оешкан. Алар изге күңелле тылсымчылардай һәр көннәрен изге эшкә багышлый. Хәрби операциядә катнашучыларга, госпитальләрдә дәваланучыларга зур ярдәм күрсәтәләр. Аларның хезмәте һәм олы ярдәме һәрчак үрнәк. Яу кырында хезмәт куючы егетләр дә һәрдаим рәхмәтләрен ирештереп торалар.
Районыбызның хөрмәтле волонтерлары! Ихтыяри хәрәкәттә катнашучы һәм күңелендә шәфкать-мәрхәмәт саклаучы һәркемне чын йөрәктән бәйрәм белән котлыйм, киләчәктә дә изге эшләрдә бердәм булуыбызны, исәнлек-саулык, матур киләчәк телим.
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев