Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

90 яшьлек Әлфинур Вәлиәхмәтова: үгез җигеп эшләдек

Идрәз авылында яшәүче Әлфинур апа Вәлиәхмәтова 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады.

(1 апрель, “Апастово-информ”).

  Әлфинур апаны район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Салават Закиров һәм Ишеево авыл җирлеге башлыгы Ринат Сатдинов тәбрик итеп, район башлыгының котлауларын җиткерделәр.
Әлфинур апа бүгенге тормышына шөкер итеп, рәхәттә, зур хасияттә яши. Үткәннәрен гыйбрәт итеп сөйли.
“7нче классны тәмамлагач, үгез җигеп йөрдек. Авыр хезмәтләр эләкте. Ашарга юк: черек бәрәңге, кычыткан яфраклары белән туклана идек”, - ди ул.
Әлфинур апа бүген дә җитез, төз гәүдәле, хәтере әйбәт. Урамга чыгып та йөри, йорт тирәсендә дә күз-колак булып тора. Улы гаиләсе янәшәсендә матур картлык кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев