Әҗемдә Габбас Хафизовны искә алу кичәсе һәм авыл көне узды
Соңгы арада Әҗемдә күп кенә чаралар, бәйрәмнәр уза. 5 июль көне дә гадәти генә узмады. Ул әҗемлеләрне күркәм чарага җыйды.
(5 июль, “Апастово-информ”).
Язучы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны, икенче дәрәҗә Дан ордены кавалеры, Татарстан язучылар Союзы әгъзасы булган Габбас Хафизовны искә алып, аның тормыш, хезмәт һәм сугышчан юлын тагын бер кат хәтерләрдә яңарттылар. Иҗаты авылдашлар күңеленә җиткерелде, шигырьләре, җырлары яңгырады.
Кичә барышында авылда яшәүче гаиләләр билгеләп үтелде, махсус хәрби операциядә булган егетләргә ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләре яңгырады.
Җыр-моңнар тынып тормады, котлаулар, рәхмәтләр дә күп булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев