Аграр көллият укытучысы Дәүләт Думасында кунак булып кайтты
Россия Федерациясе Дәүләт Думасында VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Татионова Татьяна Петровна Татарстан делегациясен, «Гаилә канаты астында» төбәк җәмәгать оешмасы әгъзаларын - «игелекле эшләр Гаилә хәрәкәте» активын кабул итте.
(23 март, “Апастово-информ”).
Делегация составында аграр көллият укытучысы, Әлмәндәр авылында яшәүче, иң актив өченче буын вәкиле Рания Нәбиуллина да бар иде.
Аларның барысын да «Нечкәбил" проектында катнашу берләштерә. 40 хатын-кыз, 40 язмыш... Һәр хатын-кыз үз эшчәнлеге өлкәсендәге тәҗрибә генә түгел, ә мәхәббәт, җаваплылык, традицияләргә, дәвамчанлыкка, гаиләгә хөрмәт белән нигезләнгән кыйммәтләр дөньясын алып килгән.
“Дәүләт Думасындагы түгәрәк өстәл "Татарстанның искиткеч гаиләләре тормышы. Традицияләр көче, буыннар дәвамчанлыгы"темасына багышланды. Түгәрәк өстәл эшендә Россиянең 11 сәяси эшлеклесе - РФ Дәүләт Думасы депутатлары катнашты.
Ике сәгать ярым вакыт бер сулышта үтте. Депутатлар үзләренең эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләделәр, түбәндәге сорауларга җавап бирделәр: бу гаиләләргә социаль ярдәм, гаиләдә патриотик тәрбия, хатын-кызларның сәламәтлеген яклау, массакүләм спорт һәм туризм мәсьәләләре һ.б. Җылы кабул итүләре һәм игътибарлары өчен Татьяна Петровнага һәм Дәүләт Думасы депутатларына чын күңелдән рәхмәт белдерәбез”, - ди Рания Нәбиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев