Айрат Рахматуллин: “Безне кызыл поезд таныштырды”
Айрат белән Эльмира Рәхмәтуллиннар кызыл поездда танышып 30 ел парлы гомер итәләр.
Эльмира Кайбыч районы Мөрәле авылыннан. Төп йортка килен булып төшеп, кайнана-кайната белән дус-тату булып яшиләр. Айрат Татарстанның атказанган табибы. Алар икесе дә Урта Балтайның хастаханәсендә хезмәт итәләр. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Якын көннәрдә дәү әти-дәү әни булырга әзерләнәләр.
“Шәһәрдә яши дә белмәгән булыр идек. Шуңа да авылда төпләнеп калып яшәвебезгә үкенмибез”, - диләр Айрат белән Эльмира.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев