Әлмәндәрдән Мөслихә әби Моталлапова котлаулар кабул итте
Әлмәндәр авылында яшәүче Мөслихә әби Моталлапова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Аңа район башлыгының котлаулары, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
(23 октябрь, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Ранис Әхмәтшин әбине тәбрик итеп, иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Мөслихә әби 7 классны тәмамлауга колхоз эшенә чыга. Авыр кул хезмәтләре башкара ул. Озак еллар фермада эшли. Бүген балалары тәрбиясендә олы хөрмәттә яши.
“37 ел фермада эшләдем. Гектар-гектар чөгендерен дә эшкәрттем. Ялгызым улымны үстердем. Бүгенгем, шөкер итәрлек”, - ди әби үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев