Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Әлмәндәрдән Шәрифҗан ага Хөснетдинов 32 ел тимерчелектә хезмәт куйган

Әлмәндәр авылында гомер кичерүче Шәрифҗан ага Хөснетдинов 95 яшьлек олы юбилеен каршылады.

Бөтен гомерен хезмәткә багышлаган аксакал картлык көннәрен күтәренке күңел белән үткәрә. Ул сугыш чоры баласы. Әтисе сугышка киткәндә аңа нибары 10 яшь була.

Шәрифҗан ага 32 ел тимерчелектә хезмәт куйган. Намуслы хезмәте өчен күп кенә медальләргә, Мактау грамоталарына ия булган. Авылдашлары арасында да иң абруйлы кеше ул.
 Шәрифҗан ага авылны мәчетле итүдә дә зур тырышлык куйган. Изге эшне башлап йөреп, игелекле гамәл кылган. Тормыш иптәше Диләфрүз апа белән 71 ел бергә тигез, үрнәк гаилә булып яши алар. Эш сөючән гаиләдә 6 бала дөньяга килгән. Гомер көзләрен дә иңне-иңгә куеп, уллары Әгъзам һәм килене Резедә тәрбиясендә үткәрәләр.

Шәрифҗан ага Хөснетдинов 95 яшьлек гомер бәйрәмен дә кадер-хөрмәттә, якыннары янәшәсендә бәйрәм итте.  Юбилярга Ил башлыгының котлау хаты, Татарстан Рәисенең күчтәнәчләре, район башлыгының котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Ранис Әхмәтшин иң изге теләкләрне җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев