Алмаз Нуриев: «Шәһәрдә туып-үссәм дә, авылны бик яратам»
Алмаз Нуриев - авыл тормышын, җир эшен үт иткән тырыш егет.
(20 февраль, «Апастово-информ»)
Шәмәк авылында урнашкан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе ул. Әлеге хуҗалык иген, башка культуралар үстерү белән шөгыльләнә. Биредә яңа, заманча технологияләр кулланып хезмәт итәләр. Киләчәктә эш юнәлешләрен тагын да киңәйтергә планлаштыралар.
Алмаз үзе Казанда туып-үскән егет. Казан архитектура төзелеш институтын тәмамлаган. Шул юнәлештә эшләгән дә. Әтисенең киңәше белән бер уйламаганда авыл хуҗалыгы тармагына кереп киткән ул.
-Эшебезне әти белән бергәләп башладык. Бу хакта бик күп сөйләштек, киңәштек. Шәһәрдә туып-үссәм дә, авылны бик яратам. Шуңа бер дә икеләнмәдем. Алтынсу төскә кергән иген басуларын күрү дә - күңелемә шатлык өсти, - ди Алмаз үзе.
Районыбызның йомгаклау сессиясендә намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Алмаз Нуриев Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев