Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Алсу Хисамова: “Халыкның ышанычын аклап, рәхмәт сүзләрен ишетү бик рәхәт”

Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәгенең Апас филиалы җитәкчесе Алсу Хисамовага “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” истәлекле медале тапшырылды.

(17 февраль, «Апастово-информ»)



Алсу Хисамова тумышы белән Казан кызы. Һөнәре буенча укытучы ул. Башта балалар белән эшли. Аннары Татарстан Республикасы Кадастр палатасында җир кишәрлекләрен испкә кую вазифасын башкарган. 2015нче елда Татарстан буенча күпфункцияле үзәккә эшкә килгән.


- Тормыш иптәшем Апасныкы. 2018нче елны гаилә корып яши башлагач, районга кайтып урнаштык. Шул ук елны күпфункцияле үзәкнең район филиалына җитәкче итеп куйдылар. Апас районы миңа бик ошый. Биредә тырыш, уңган халык яши. Коллективыбыз да бик дус һәм бердәм. Үз эшенең барлык нечкәлекләрен белүче, игътибарлы, ачык йөзле кызлар эшли биредә. Бүген мине дә сәхнәгә чакырып бүләкләделәр. Моңа кадәр алган мактау кәгазьләрем, бүләкләрем күп булса да, кечкенә генә коллективыбызга шундый игътибар күрсәтүләренә бик сөендем һәм дулкынлану хисләре кичердем. Әлеге бүләктә – коллективта эшләүче һәркемнең өлеше бар, - ди Алсу Хисамова.


Алсу Хисамова эшләү дәверендә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан буенча Кадастр Палатасы, Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.


- Ясалма интеллект, интернет заманында, күп кенә гаризаларны телефоннан гына биреп булса да, халык күбесенчә безгә килә. Кызлар аларга бик теләп ярдәм итәләр, кирәк булса киңәшләрен дә бирәләр. Халыкның ышанычын аклап, алардан рәхмәт сүзләрен ишетү - бик рәхәт, - ди Алсу Хисамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев