Апас аграр көллияте “Автосессия” бәйгесендә катнашты
Республикада студентлар арасында “Автосессия” бәйгесе узды.
Биредә югары һәм һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларының «В» категорияле машина йөртү таныклыгы булган студент-автомобильчеләре катнашты. Алар арасында районның аграр көллият студентлары да бар иде.
Бәйгенең максаты - югары һәм һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары студентлары арасында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү. Студентлар теория һәм практика ягыннан белемнәрен сынады.
Нәтиҗәдә, аграр көллият студенты Салават Камалиев барлык республика катнашучылары арасында 8нче урынны яулады һәм Дипломга лаек булды. Аграр көллият командасы шулай 7нче урын яулап, Диплом белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев