Апас аграр көллияте студенты “Татар егете-2025” бәйгесендә җиңү яулады
Апас аграр көллияте студенты Айрат Нурмөхәммәтов Төбәкара “Татар егете-2025” бәйгесендә катнашты.
“Татар егете-2025” бәйгесенең финал өлеше Чаллы шәһәренең “Шатлык” яшьләр үзәгендә узды. Биредә барлыгы 11 егет көч сынашты. Алар өчен интеллектуаль ярыш, ирекле формада үзпрезентация, кадак кагу, автомат сүтеп-җыю, “Җиңү белән горурланабыз” темасына чыгыш ясау биремнәре әзерләнгән иде. Гомуммән, бәйгедә егетләрнең белемнәре, сәләтләре, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, җитезлекләре һәм тапкырлыклары бәяләнде. Якташыбыз, Апас аграр көллиятенең беренче курс студенты Айрат Нурмөхәммәтов уңышлы чыгыш ясады һәм “Иң олы йөрәкле егет” номинациясендә җиңү яулады. Котлыйбыз! Җитәкчесе Рания Нәбиуллинага һәм Айратка тагын да зуррак уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев