Апас егете Ринас Хәсәнов өлкәннәргә бик теләп ярдәм итә
Бу көннәрдә ул Фәрит абый һәм Мәгъсүмә апага ярдәм күрсәтте.
(15 январь, “Апастово-информ”).
Ринас Хәсәнов - Апас егете. Бик акыллы, тырыш ул. Өлкәннәргә дә хөрмәте зур аның. Соңгы вакытта ишелеп-ишелеп кар яуды. Мәктәп укучылары, яшьләр өлкәннәрнең хуҗалыкларында кар көрәргә ярдәм иттеләр. Ринас та Фәрит абый һәм Мәгъсүмә апаның ишек алларын, капка төпләрендәге карларын көрәп, уңайлылык тудырды.
Өлкәннәр игелекле, акыллы, киң күңелле егеткә бик зур рәхмәтләрен белдерәләр, иң изге теләкләрен ирештерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев