Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

«Апас» якташлар җәмгыяте җитәкчесе Нуриев Марат Габделхәй улының күркәм юбилее

Шәмәк авылы егете, Рәсәй Дәүләт Думасы депутаты, «Апас» якташлар җәмгыяте җитәкчесе Нуриев Марат Габделхәй улының 14 майда күркәм юбилее

Хөрмәтле Марат Абдулхәевич! 
Кеше бу тормышта үз урынын, яраткан һөнәрен сайлый белгәндә генә, үр артыннан үрләр яулый, иңнәре теләсә-нинди авыр йөкне күтәрерлек нык була. Сез - нәкъ менә шундый заттан. Тынгысыз җанлы, нык рухлы, туры сүзле, гадел, сайлаган юлыгызга тугры кеше. Һәрвакыт райондашлар мәнфәгатьләре белән яшәүче, хезмәт кешесенә ихтирамлы чын җитәкче. Кеше гозерен читкә куймыйча, мөрәҗәгать иткән һәркемгә ярдәм итәргә тырышасыз, шул ук вакытта үтә дә тыйнак, сабыр холыклы сез. Ирешкән уңышларыгызга, бар йөрәгегезне биреп, сокланырлык итеп эшли белүегезгә сокланып, туган районыбыз өчен башкарган барлык изге гамәлләр өчен апаслылар исеменнән рәхмәтемне җиткерәм. 

Чын ир диләр үз өен сала, 
Үзе сипли торган нигезен.
Һәм сайламый тормыш сукмагының,
Сикәлтәсез, үрсез, нигезен.


Сез максатчан, үҗәт, кыю, чын ир. 
Ил тоткасы сезнең кулларда. 
Һәр көнегез изге гамәл булып, 
Әверелсен якты җырларга.


Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев