Апас мәдәният йорты сәхнәсендә - “Мин яратам сине тормыш”
Халыкара инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз катнашында концерт узды.
(12 декабрь, “Апастово-информ”).
Сәхнәгә, җыр-моңга гашыйк райондашлар сәхнә түрендә булды. Әйтергә кирәк, мондый чараның әле беренче генә тапкыр оештырылуы. Сәламәтлекләре, мөмкинлекләре чикле, ләкин көчле рухлы, тормышны яратулары белән аерылып торган райондашлар матур чыгышлар бүләк итте.
-Инвалидлар декадасына әзерләнгәндә, әгәр концертлар булса, без чыгыш ясар идек, дигән мөрәҗәгатьләр керде. Үтенечләрне район башлыгы хуплап алды һәм аның теләктәшлеге белән әлеге чара оештырылды. Безнең арада нинди акыллы, сәләтле, уңган-булган райондашларыбыз яши. Матур чыгышлары белән безне таң калдырдылар, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев