Коллектив бердәм булып махсус хәрби операция зонасына чираттагы ярдәмнәрен җибәрде.
(20 октябрь, “Апастово-информ”).
“Ростелеком” оешмасы коллективы хәрбиләргә бик теләп ярдәм итә. Бу юлы да алар читтә калмадылар. Запорожье өлкәсендә хезмәт итүче элемтәчеләр полкына заманча IP телефоннары һәм башка элемтә чыганакларын җибәрделәр.
“Ярдәмнәрне егетләр үтенече буенча әзерләдек. Алар анда үзара махсус телефон ярдәмендә элемтә тоталар. Без җибәргән җиһазлар ярдәм итәр дип ышанабыз, Барлык егетләрнең дә исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез”, - ди “Ростелеком” оешмасы җитәкчесе Руслан Сәмигуллин.
Нет комментариев