Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Апас туган якны өйрәнү музее туган көнен билгеләп узды

14 октябрь Апас туган якны өйрәнү музееның туган көне (1991) иде.

(16 октябрь, “Апастово-информ”).


  Бүген музейда сигез зал эшли, шул исәптән күргәзмәләр залы да бар. Экспонатлар саны 12 меңнән артык, шуларның 4 меңгә якыны Россия Дәүләт каталогына кертелгән. Ел дәвамында уртача 12,5 мең тамашачы карый, күбесе балалар. Музейның өч структур бүлекчәсе бар: мемориал музейлар (шәхесләргә багышланган) - Тутай авылында Сара Садыйкова музее, Олы Бакырчыда Шәүкәт Галиев йорт-музее, Шәмбалыкчы авылында легендар опера җырчылары Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музее.
  Соңгы елларда палеонтология бүлеге бик актуаль, чөнки хыял фантазиясендәге борынгы җәнварлар ( мамонт баласы белән, борынгы кешеләр, "Уләмәзавр" һәм Пермь чорының сөйрәлүче жир-су хәйваннары, төрле сыннар, "карачкылар" бары да тамашачылар өчен үтә кызыклы...
Бу хакта Рәмис абый Ногманов хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев