Апаслылар “Тарихта без эзлебез” фестиваленнән уңыш белән кайттылар
Кайбыч районында шәҗәрәләр фестиваленең зона этабы узды.
(19 март, “Апастово-информ”).
Әлеге чарада Иске Йомралы авылыннан Нигъмәтҗановлар-Сираҗевлар гаиләсе дә катнашты. Алар үзләренең 11 буынны берләштергән нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр. Күргәзмәләрен гаиләдә яратып пешергән милли ризыклары белән бизәделәр.
Нигъмәтҗановлар-Сираҗевлар гаиләсе мәхәббәт тарихы турында матур чыгыш ясады. Аларның дәү әниләре һәм дәү әтиләре кичке уеннарның берсендә бер-берсенә гашыйк булалар. Әмма кавышырга өлгермиләр – сугыш башлана. Бергә фронтка китәләр, бик күп авырлыклар узалар. Шулай да, туган якларына исән-имин кайтырга насыйп булган. Нык, тату гаилә төзеп, матур гына яши башлыйлар. 9 бала тәрбияләгәннәр. Бүген аларның буыннан-буынга тапшырылып килгән гаилә ядкаре - традицион татар калфагы. Әлеге гаиләдә бүгенге көндә махсус хәрби операциядә Ватанны саклаучы егетләр дә бар.
Райондашларыбыз фестивальдә бик уңышлы чыгыш ясап, өченче урынга лаек булды, Диплом һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев