Мулланур Вахитов урамы – Апасның яңа һәм төзек урамнарының берсе. Биредә яшәүчеләр бердәмлекләре белән аерылып тора.
(5 ноябрь, «Апастово-информ»)
- Урам белән җыелып өмәгә чыгу – бездә гадәткә кергән. Тырмавычлар, чапкычлар, сәнәкләр алып чыгабыз да, бергәләп эшләп керәбез. Урамыбызның төркеме бар. Шунда язып киңәшәбез, көнен билгелибез. Әле җирләрне катыргач, кабат өмәгә чыгарбыз дип сөйләштек. Эштән соң, урамдашлар белән тәмле чәйләр дә эчәбез. Күңелле итеп, аңлашып, бер йодрык булып яшибез, - диде Мулланур Вахитов урамында яшәүче Дания апа Хисамова.
Нет комментариев