Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Апаста Гаилә бәйрәме узды

“Апас-арена” стадионында Гаилә фестивале гөрләде.

(7 июль, “Апастово-информ”).


   Биредә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан районыбызның 11 гаиләсе катнашында төрле кызыклы ярышлар узды. Чарада катнашучыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләде. Ул шулай ук 1-8 июль - республикакүләм гаилә атналыгы игълан ителүен, әлеге уңайдан районда төрле чаралар планлаштырылуын билгеләп үтте, фестиваль кунакларына матур, ихлас теләкләрен ирештерде.
Гаиләләрне барлыгы 11 станция каршы алды. Алар “Мәгариф”, “Музыка”, “Гаилә”, “Тарих”, “Китапханә”, “Патриотик”, “Иҗади”, “Креатив”, “Сәламәтлек” станцияләре әзерләгән биремнәрне үтәп, тапкырлыкта, зирәклектә сыналдылар. Шулай ук һәр гаилә ГТО нормативларын тапшырды. Алары өчен “Алтын алка” һәм “Апас спорт мәктәбе” оештырган станцияләр җаваплы иде. Һәр гаиләгә шунда ук баллар куеп барылды.
Гаилә фестивале бик матур, күңелле барды. Җыр-моңнардан, шат авазлардан тирә-юнь гөрләп торды. Әти-әниләр дә, балалар да рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Соңыннан һәр гаиләгә номинацияләр буенча бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев