Апас мәдәният йортында урнашкан 879нчы номерлы сайлау участогына иртәдән үк килде ул.
(16 сентябрь, «Апастово-информ»)
Кәүсәр Нигъмәтҗанова изге теләкләрен тели-тели сайлады.
Кызганыч, Кәүсәр апаның улы Ринас Нигъмәтҗанов махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булды. Ул яшәгән йорт капкасына хәтер тактасы куелды. Ана улын сагынуын белдерде һәм калган хәрбиләрнең исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.
“Борчулар алдында без ялгыз түгел. Хәлебезне белеп, ярдәм итеп торалар. Килер көннәребез тынычлыкта узсын иде”, - ди Кәүсәр апа.
Нет комментариев