Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Апаста “Җиңү салюты” фестивале бара

Чираттагысы Олы Бакырчы һәм Чирмешән җирлекләре катнашында узды.

(4 нче апрель, “Апастово-информ”).

  Олы Бакырчы мәдәният йорты фойесында ике җирлек тә бай эчтәлекле күргәзмә әзерләгәннәр. Биредә Бөек Ватан сугышына, махсус хәрби операция темасына да, Халык шагыйре Шәүкәт Галиевка да урын бирелде.
Олы Бакырчы җирлеге үзләренең чыгышларын Халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Шәүкәт Галиевның “Әткәйгә хат” поэмасына нигезләнеп әзерләгәннәр. Театральләштерелгән тамаша патриотик рухтагы җырлар, биюләр белән үрелеп барды.
“Җирлектәге һәрбер хезмәткәр, өлкән буын, балалар белән бергә шундый эчтәлекле чыгыш ясадык. Бөек Ватан сугышы чорының авыр тормышын, халыкның бердәм булуын, әтисез үскән балаларны яшь буынга тәрбия чарасы итеп күрсәтергә тырыштык. Барлык катнашучыларга рәхмәтемне ирештерәм”, - диде Олы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев.


Чирмешән җирлеге Бөек Ватан сугышы елларындагы авыл тарихын чагылдырды. Театральләшкән тамаша чыгарылыш кичәсеннән башланып китте. Сәхнәдә балалар да, окоп казучы апалар да, сугыш кырында көрәшүче абыйлар да күрсәтелде. Сугыш чоры баласы Исламия апа Мингазова сәхнә күрке булды. Әтисе киткәндә ул 9 айлык булып кала. Әтисенең сугыштан кайткан көнен бүген дә хәтерли әле.


“Әти сугыштан кайтканда миңа 7 яшь иде. Апага бик матур күлмәк алып кайткан иде. Миңа юк дип үпкәләп тә йөргәнем хәтердә”, - дип хатирәләре белән уртаклашты.
Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин барлык катнашучыларга рәхмәтен ирештерде.
Фестивальдә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гөлүсә Галләмова катнашты һәм район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән сәламләде.
“Бүген фестивальнең чираттагысы Олы Бакырчы мәдәният йортында узды. Ике җирлек тә бик эчтәлекле итеп әзерләнгән. Катнашучыларга да, зал тутырып килгән тамашачыларга да рәхмәтем чиксез. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек телим. Тыныч тормышта шатланып яшәргә, эшләргә булсын!”, - дип изге теләкләрен ирештерде Гөлүсә Галләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев