Апаста өлкәннәр кызыклы дәрестә катнашты
Районның «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә. өлкән яшьтәге кешеләр белән «Акыл өчен уеннар» темасына бик файдалы һәм кызыклы дәрес узды.
(4 апрель, “Апастово-информ”).
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре пенсионерларны бармак гимнастикасы белән таныштырдылар. Бармаклы гимнастика (уеннар) – вак моториканы үстерүгә, торгызуга юнәлдерелгән чаралар комплексы. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен бармак гимнастикасы инсультлардан, инфарктлардан, авыр җәрәхәтләрдән соң аякка басарга ярдәм итә, деменцияне профилактикалау, когнитив функцияләрне яхшырту, очлыкларның кан әйләнешен һәм хәрәкәт активлыгын саклау өчен кулланыла. Өлкәннәр рәхәтләнеп шөгыльләнделәр, уйнадылар, шулай ук шәхси тәҗрибәләреннән савыгу ысулларын күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев