Апаста район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр
Халык иминлеге сагында торучы һөнәр ияләренә җылы теләкләр юлланды.
(10 ноябрь, “Апастово-информ”).
Быел бәйрәм чарасы тантаналы төстә, үзенчәлекле булып узды. Район мәдәният йортында махсус бәйрәм чарасы оештырылды. Мәдәният хезмәткәрләре матур җырларын бүләк итте. Эчке эшләр хезмәткәрләре үзләре дә матур чыгышлары белән сокландырды.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раиль Гатауллин бәйрәмне ачып, ихлас теләкләрен юллап, Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцевның котлау сүзләрен ирештерде.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин тәүлек әйләнәсе иминлек сагында торучы җаваплы һөнәр ияләренә, ветераннарга олы хөрмәтен белдереп, коллективның намуслы хезмәтен, уңышларын билгеләп үтте.
“Сезнең хезмәт батырлык, сабырлык, һөнәргә тугры булуны таләп итә. Сез алдыгызга куйган бурычларны җаваплылык белән үтисез, халык ышанычын да аклыйсыз. Сезнең хезмәтегез бик кирәк. Районда тынычлык, иминлек булганда гына барлык эшләр уңай барачак”, - дип белдерде район башлыгы.
Котлауларга район прокуроры Зөфәр Абитов һәм эчке эшләр бүлеге ветераны Рамил Хәбибуллин да кушылды.
Чара бүләкләүләр белән дәвам итте. Хезмәт вазифаларын нәтиҗәле, намуслы башкарган, югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр район башлыгының Рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләре, Эчке эшләр министрлыгының «Хезмәттәге уңышлары өчен» I, II, III дәрәҗә медальләре белән бүләкләнделәр. Шулай ук яңа гына хезмәт юлын башлаган яшь белгечләрне дә тантаналы төстә каршы алдылар. Алар сайлаган һөнәрләренә тугры булырга, намуслы хезмәт итәргә ант бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев