Апаста Рәшит Шәйхиев истәлегенә зонакүләм көрәш турниры узды
Апас районының Почетлы гражданины, Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Рәшит Әхмәтша улы Шәйхиевны олы хөрмәт белән искә алдылар.
(15 май, “Апастово-информ”).
Рәшит Шәйхиев 1939 елның 7 февралендә Апас районының Кызыл Тау авылында дөньяга килә. Сугыш чоры баласы буларак, кечкенәдән үк авыл хуҗалыгының авыр хезмәтен татый. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң, 1961-1964 елларда Норильск шәһәрендәге металлургия комбинатында эшли. Туган якларына кайткач, Шонгаты һәм Күккүз мәктәпләрендә физкультура укыта.
1979 елдан башлап, 20 ел дәвамында Апасның СПТУ-26 уку йортын җитәкли. Аның җитәкчелегендә заманча шартларга ия булган өч катлы яңа уку бинасы сафка баса. Шулай ук ул район Советы депутаты, КПРФның җирле бүлекчәсе секретаре вазифаларын да башкара.
Тормыш иптәше, озак еллар балаларга белем һәм тәрбия биргән хөрмәтле укытучы Мәрзия апа белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Рәшит Әхмәтша улы район тормышы өчен янып-көеп яшәгән, яшьләр белән һәрчак уртак тел таба белгән шәхес була. Апаста ирекле халык дружинасы оештырып, аның җитәкчесе һәм оештыручысы булып та күп еллар хезмәт итә.
Рәшит Шәйхиевның исеме бүген дә зур хөрмәт белән искә алына. Ул балалары, туганнары, авылдашлары һәм район халкы күңелендә мәңге саклана.
Апас аграр көллияте базасында узган зонакүләм көрәш турниры аның якты истәлегенә багышланды.
Чарада Рәшит Шәйхиевның тормыш иптәше Мәрзия апа Шәйхиева, балалары, чордашлары, хезмәттәшләре һәм шәкертләре катнашты. Хөрмәтле шәхесне искә алырга район башлыгы Айрат Җиһаншин, якташыбыз - “Татагрохим” җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин, Каратун ашлык кабул итү пункты җитәкчесе Рамил Хәбибуллин да килгән иде.
Апас аграр көллияте җитәкчесе Илгизәр Нигъмәтҗанов Рәшит ага Шәйхиевны уку йортына нигез салган, күпләргә тормышта дөрес юл күрсәткән олы шәхес буларак бәяләде. Ул әлеге турнирның киләчәктә дә дәвамлы булуын теләде.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин үз чыгышында Рәшит Әхмәтша улының район өчен җан атып яшәвен ассызыклады.
- Рәшит абыйның тормыш юлы барыбыз өчен дә үрнәк. Ул районыбыз үсешенә, мәгариф өлкәсенә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе. Апас аграр көллиятенә нигез салучы, күпләгән балаларга белем һәм тәрбия биргән хөрмәтле остаз булды. Лаеклы ялда да актив, киң күңелле, позитив карашлы булып калды. Үзеннән соң тирән эз калдырды. Хөрмәтле яшьләр! Милли көрәш - ул спорт кына түгел, ул тормыш мәктәбе дә. Ул кешене максатчан булырга, авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәтә. Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек һәм гадел җиңүләр телим, - диде район башлыгы.
Якташыбыз, “Татагрохим” җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин да Рәшит абый турында җылы хатирәләре белән уртаклашты.
- Рәшит абый безнең күңелләрдә хезмәт сөючән, спортны яратучы, киң карашлы һәм мәрхәмәтле кеше булып саклана. Аның балаларга һәм үз эшенә тугрылыгы сокландыра иде. Бүген өч районнан килгән яшь спортчыларны күрү - турнирның әһәмиятен күрсәтә. Барыгызга да җиңүләр, Рәшит абый кебек позитив һәм көчле рухлы булып калуыгызны телим, - диде ул.
Мәрзия апа Шәйхиева да Рәшит абый турында җылы истәлекләре белән уртаклашты, аның тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләде.
Турнирда Апас, Кайбыч һәм Буа районнарыннан килгән яшь көрәшчеләр катнашты. Көрәш келәмендә бил алышкан егетләр зур тырышлык, көч һәм осталык күрсәтте.
Көн дәвамында барган ярыш нәтиҗәсендә иң көчле көрәшчеләр ачыкланды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Турнирның абсолют батыры булып Апас аграр көллияте укучысы Камил Зыятдинов танылды. Аңа төп бүләк - тәкә тапшырылды.
Турнирны оештыруга Наил Гобәйдуллин, Ринат Миначев, Рамил Хәбибуллин, Фәнис Зәйнуллин иганәчелек ярдәме күрсәтте. Рәшит абыйның якыннары да зур өлеш кертте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев