Апаста Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмис Ногмановның иҗат кичәсе узды
Кешеләрең синең, Апасым!

Апаста Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмис Ногмановның иҗат кичәсе узды

7 ноябрьдә Рәмис абый Ногманов туган көнен билгеләп үтте. Бу юлы туган көне үзенчәлекле булып истә калды.

(8 ноябрь, "Апастово-информ")



Район мәдәният йортында мең төрле сәләт иясе, кабатланмас шәхес Рәмис абый Ногмановның иҗат кичәсе оештырылды.

Гаиләсе, якыннары, укучылары, дуслары, хезмәттәшләре аның шатлыгы белән бүлеште. Җитәкчеләр хөрмәт белдерде. Матур җырлар, җылы чыгышлар яңгырады.

Бу хакта тулырак – киләсе язмаларда.


Нет комментариев