Апастан Шәмсегаян әби Юмагулова котлаулар кабул итте
Апаста яшәүче Шәмсегаян әби Юмагулова 90 яшьлек олы юбилеен каршылады.
(29 август, “Апастово-информ”).
Ул якыннары, чордашлары янәшәсендә котлаулар кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, Апас шәһәр тибындагы бистәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Зәйнуллина Ил башлыгының, район башлыгының котлауларын ирештерделәр, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Шәмсегаян әби Юмагулова олуг юбилеен Татарстан Республикасы көнен бәйрәм иткән чакта каршылады. Аның да район, республика үсешенә керткән өлеше бәясез.
Шәмсегаян әби алны-ялны белми эшләгән, озак еллар икмәк пешерү комбинатында хезмәт иткән. Ялгызы 6 бала үстергән. Яшьлек чоры авырлыкларын да йөрәге аша уздырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев