Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Авыл уңганнары «Кул эшләребез Грантка лаек булды»

Коштавылында яшәүче Хафизовлар гаиләсе матурлыкка гашыйк, оста куллы, милли рухлы булулары белән аерылып торалар.

  Тәскирә Хафизова өч ир бала анасы, талантлы, уңган, тырыш райондашыбыз. Элек-электән тегү, бәйләү, чигүне үз иткән ханым бүген дә яратып кул эшләре белән шөгыльләнә. Гаиләсе белән бергәләп милли бизәкләр төшереп, күннән сумкалар, паспорт тышлары тегәләр.
  -Бәйләү, чигү, тегү - татар хатын-кызларына аеруча хас шөгыль. Мин дә кул эшләре белән кечкенәдән мавыктым. “Бәйли, чигә белмәгән кыз килен була алмый инде ул”, дип әйтә иде әниебез. Кайнанам да уңган-булган, оста куллы булып чыкты. Шуңа, тормышка чыккач та, кул эшләренә тагын да остардым. Хәзер инде кайнанам 81 яшендә. Шулай булса да, тик утырырга яратмый. Бәйли дә, чигә дә ул, - дип сөйли Тәскирә апа.
  Тәскирә Хафизова тумышы белән Чүпрәле районыннан. Ул 10 балалы ишле гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килгән. 1981нче елда Коштавылы егетенә кияүгә чыккан һәм шунда төпләнеп калган. 20 елдан бирле мәдәният йортына җитәкчелек итә.
  -Хезмәтем мәдәният, сәнгать белән бәйле булгач, төрле чараларда, бәйрәмнәрдә катнашырга, күргәзмәләр оештырырга туры килә. Мин дә башта үземнең кул эшләремне тәкъдим иттем. Тора-бара авыл халкына мөрәҗәгать итеп, “Кул осталары” түгәрәген ачып җибәрдек. Авылыбызда уңган-булган, тырыш хатын-кызларыбыз күп. Кичләрен җыелабыз да, бергәләп тегәбез, чигәбез, бәйлибез. Кыш көннәрендә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә киемнәр дә тегеп җибәрдек. Аллага шөкер, җитәкчеләр дә эшләребезне күреп, мактап торалар, рәхмәтләрен белдерәләр, - ди Тәскирә апа.
  Төрле идеяләр, хыяллар белән янып яшәүче тынгысыз ханым моның белән генә чикләнмәгән. Кул эшләренә үзе кебек уңган-булган, алтын куллы килене Эльвинаны да җәлеп иткән.
-Киленем Эльвинаның да куллары алтын. Ул сәнгать мәктәбен тәмамлаган, бик оста итеп рәсемнәр ясый. Декрет ялында вакытын буш уздырмасын өчен, үзенә үзенчәлекле шөгыль тапты. Башта паспорт тышлары бизи башлады. Аннары рюкзак тышын бизәп куйды һәм ул искиткеч матур килеп чыкты. Аннары улымның киңәше белән әлеге эшләргә ныклап тотынды. Бер-бер артлы сумкаларны бизәкләргә төрде. Киленемә минем дә кушыласым, ничек тә булса ярдәм итәсем килде. Сизмәстән, үзем дә бу шөгыльгә кереп киттем. Сумкаларга күннәрен, эчке футлярын, ташларын заказ биреп кайтартабыз. Теккәндә интернеттан да карыйбыз, үзебез дә уйлап табабыз. Аларны төрле чараларда, күргәзмәләрдә тәкъдим итәбез, - дип дәвам итә сүзен райондашыбыз.
  Хафизовлар гаиләсен төрле чараларда, бәйгеләрдә күреп була. Алар район буенча да, республикакүләм үткәрелеп килүче конкурсларда, күргәзмәләрдә дә еш катнашалар һәм җиңүләр яулыйлар. Быел Тәскирә ханым “Ветераннар - халыкның мәдәниятен һәм традицияләрен саклаучылар” бәйгесендә кул эшләрен тәкъдим итеп, республикада өченче урынга лаек булган.
  -Гаилә елы уңаеннан республикабызда бик күп конкурслар тәкъдим ителде. Без дә әлеге бәйгеләрдә бик теләп катнаштык. Кул эшләре буенча өченче урынга лаек булып, Диплом белән бүләкләндек. Аннары безне Кремльгә дәштеләр. Аннан да мактаулы хәбәрләр белән кайттык. Ә иң зур җиңүебез - гаиләбезнең кул эшләре тупланган “Коштавылы чулпаннары” дип исемләнгән проектыбыз. Безнең әлеге эшебез 250 мең сумлык Грантка ия булды, - дип шатлыгын уртаклаша Тәскирә ханым.
Хафизовлар гаиләсе әлеге акчага яңа тегү машинасы алып, эшләрен тагын да киңәйтү, үстерү максаты белән яши. Аларның хыяллары - киләчәктә татар күлмәкләре, символикалы футболкалар тегү.
  -Районыбызда традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне чагылдырган төрле матур бәйрәмнәр, фестивальләр еш уза. Апасыбызның уңган-булган кешеләрен яисә табигатен, истәлекле җирләрен төшереп, үзенчәлекле футболкалар тексәк - ничек матур булыр иде бит!, -дип теләген белдерә Тәскирә апа.
Бик хуп, тырыш райондашыбызның хыяллары чынга ашсын, матур уйлары, эшләре дәвамлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев