Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Багыш авылы балалары уңган-булган Гомәровлар гаиләсендә кунак булдылар

“Татарстанда җәй” проекты кысаларында балалар күңелле ял итә.

(23 июль, “Апастово-информ”).

  Багыш авылында уңган-булган, эштән курыкмый торган үрнәк гаиләләр бик күп. Тумышлары белән шушы авылдан булып, балачаклары да, үсмер еллары да шушында узган аларның. Җирне, хезмәтне ярату аларны гомерлеккә авылга бәйләгән. Бүгенгесе көндә алар абзар тутырып терлек, каз, үрдәк, бройлерлар үстереп көн итәләр.
“Балалар белән Иршат һәм Резидәләрдә булып кайттык. Бик җылы каршы алдылар, хуҗалыклары белән таныштырдылар, кунак иттеләр. Каладан кайтучы балаларга бозаулар, казлар, чебиләр аеруча ошады. Ишегалдындагы җәйге өйдә бильярд күргәч, ир балалар бер-берсен бүлдереп уйнарга да тотындылар. Балалар өчен мул сыйлы табын да корылган иде. Мичтән чыккан бәлеш телне йотарлык булды. Балаларга махсус күчтәнәчләр дә әзерләнгән иде. Гомәровлар гаиләсенә сокланмый мөмкин түгел. Капка ачып атлап керүгә, чәчәкләр дөньясында кебек хис итәсең үзеңне. Орлыкларын да үзе үстерә икән хуҗабикә. Балалар белән дә чәчәк үстерү серләре белән уртаклашты ул. Тырышып хезмәт итеп, тормышны яратып яшәүләре – һәркемгә үрнәк”, - дип хәбәр итә Багыш авылы клубы мөдире Сания Вафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев