Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

“Бәхет сере - бер-береңне аңлап яшәүдә”

Югары Акхуҗа авылында яшәүче Наил абый һәм Гөлирам апа Нигъмәтҗановлар бриллиант туйларын каршыладылар.

(10 гыйнвар, Апастово-информ)


Югары Акхуҗа авылында яшәүче Наил абый һәм Гөлирам апаның иңне-иңгә куеп, сокландыргыч парлар булып, гаилә җылысын саклап тигез гомер кичерүләренә 60 ел булган. 

Әлеге уңайдан юбилярларга олы хөрмәт күрсәтелде. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров район башлыгы Айрат Җиһаншинның котлауларын ирештереп, Рәхмәт хатын, истәлекле бүләген һәм чәчәк бәйләмен тапшырды. 

Өлкәннәрне котларга өй тутырып балалары, якыннары җыелды. Авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев та олы хөрмәтен белдерде.

Наил абый һәм Гөлирам апа Нигъмәтҗановлар гомер юлларын, хезмәт елларын искә алдылар, хатирәләр уртаклаштылар, үзләренә күрсәтелгән ихтирамга кат-кат рәхмәтләрен билдерделәр.

Нигъмәтҗановларның гаилә тарихын китап итеп язарлык. Үрнәк тормыш юлы узган, илгә-көнгә батыр уллар, тырыш кызлар үстергән күркәм парлар алар. Бүгенге көндә аларны районыбызның иң затлы, иң ихтирамлы кешеләре дип әйтеп була. 

Акхуҗа авылында тыйнак, тырыш, эшкә батыр Наил абый Түбән Барыш авылының уңган-булган, чибәр йөзле, шат күңелле Гөлирам апаны гомерлек яр иткән һәм моңа бер генә тапкыр да үкенгәне булмаган. Икесе дә сугыш чоры балалары, әтисезлекнең бар авырлыгын тоеп, яшьтән үк хезмәт арбасына җигелеп, тормыш коргач та, бар кыенлыкларны бергә үтеп, матур картлыкка килеп җиткәннәр. 

Наил абый - Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, атаклы умартачы. Гөлирам апа гомере буе колхозда хезмәт иткән, сыер да сауган, сарыклар да караган, иренә дә ярдәм итәргә вакыт тапкан. Дүрт ул һәм дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр. Аларның һәрберсе үз һөнәрләре буенча эшлиләр. Өч уллары бүгенге көндә махсус операциядә хәрби хезмәттә.

Гөлирам апа “Ана даны” медале иясе. Шулай ук алар “Ата-ана даны” орденына да лаек булганнар. Хәер, яшәү һәм эшләү дәверендә алган медальләре, бүләкләре бихисап аларның. 

Үрнәк булып яшәүнең серен Нигъмәтҗановлар - бер-береңне хөрмәт итүдә, сабырлыкта күрәләр. Яшьләргә дә тормыш сынаулары алдында баш имәскә киңәш итәләр.

-Тормыш иткәндә төрле чаклар булды. Бер-береңне аңлап, авыр чакларда бер-береңә терәк булып яшәгәндә генә татулык була. Гаилә җылысын саклап калу ирдән дә, хатыннан да тора. Аллага шөкер, без бүген бик бәхетлеләр. Балаларыбыз тәртипле, эш сөючән булып үстеләр, югары белем алдылар. Һәрберсе тормыш корып, балалар үстерделәр. Барысы да җаваплы эшләр башкаралар. 18 оныгыбыз, 5 оныкчыгыбыз бар. Нәселебез дәвам итә дип сөенәбез, - диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев