Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Бер кашыктан ашаган кебек гомер итәбез

Андреева Клавдия Петровна Түбән Барышка Канаштан килен булып килә. Авыл аңа чит түгел – әтисенең туган җире.

(5 ноябрь, «Апастово-информ»)


 

88нче яшен вакласа да, күз тимәсен, Клавдия Петровна бик җитез һәм хәрәкәтчән. Тормышның һәр мизгелен сөенеп кабул итә. Күршеләрен, авылдашларын хөрмәт белән телгә ала, балаларын мактап кына сөйли. Булганыннан канәгать булып көн күрә.
-Түбән Барышка килгәнемә 65 ел вакыт узган. Татарлар белән бер гаилә булып яшибез. Бер кашыктан ашаган кебек гомер иттек. Хезмәт елларыбыз бик күңелле үтте. Озак еллар сыер саудык. Пенсиягә чыкканчы фермада эшләдем, - ди әби.
Пасха, симек, троица, питрау кебек бәйрәмнәр белән бергә, әтәч бәйрәмен дә искә алды Клавдия Петровна. Без әби белән нәкъ шул көндә очрашканбыз икән.
-Әтәч бәйрәме көзге эшләр тәмамлангач уза. Ул уңыш бәйрәмен хәтерләтә. Ул көнне әтәч суела, аңардан аш пешә. Бар туган-тумача белән бергә җыелып, җырлашып, көлешеп аралашабыз. Шулай ук, пасхада әле дә йомыркалар буяп куябыз. Балалар иртәдән үк йомырка җыярга чыга, - ди ул.
Андреева Клавдия Петровна өч бала – ике кыз, 1 ул тәрбияләп үстергән. Киленен дә кызы кебек, кияүләрен уллары кебек күреп яши. 7 оныгы, 3 оныкчыгы өчен кадерле дәү әни ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев