Радмир Хәсәнов: “Бер савытны дүрт сәгать вакыт эчендә үреп була”
Апас урта мәктәбе укучысы Радмир Хәсәнов гади генә төзелеш чиләгеннән ротанг белән үреп, кашпо гөл савытлары ясый.
Бик матур һәм зәвыклы декоратив савытлар килеп чыга. Бер гөл савытына 800 грамм ротанг куллана.
“Башта мондый матур гөл савытларын әнием үрә иде. Аңардан күреп, мин дә кызыгып киттем һәм үзем дә өйрәнә башладым. Бер савытны дүрт-биш сәгать вакыт эчендә үреп була. Бу минем иң яраткан шөгыльләремнең берсе”, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев