“Безне изге эш, уртак максат берләштерә”
“Алга” яшүсмерләр клубында хөрмәтләү чарасы узды. Бу юлы көмеш волонтерлар белән очрашуга районның хәрби комиссары Наил Җантемиров килде, районның ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина, җәмәгать Советы җитәкчесе Люция Носова, хәрби ветеран Рәшит Мурсалимов та катнашты.
Районда волонтерлык хәрәкәте 2022нче елның ноябрендә башланып китә. Апаста яшәүче Сания Сафиуллина җитәкчелегендә 25ләп кеше берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итәргә керешә. Аларның сафы көннән-көн ишәя барып, бүгенге көндә әлеге игелекле эшкә Апас һәм Иске Әнәле авылларыннан 76 волонтер кушыла. Район буенча 700 кеше волонтерлык хәрәкәтендә катнаша.
Шул вакыт эчендә “Көмеш волонтерлар” көче белән барлыгы 3250данә тактик носилка җыелган, 4500данә сумка-янчыклар, 1000данә волокуша-носилкалар, 100данә яңгырдан саклаучы плащлар, 1000 данә теплоизоляцион одеялолар, 420 дронга каршы ятьмәләр тегелгән, 600 маскировка челтәре үрелгән, 3400 данә коры душ әзерләнгән, госпитальдә дәваланучылар өчен 850 пар махсус җылы оекбашлар бәйләнеп озатылган. Яралылар өчен махсус киемнәр дә җитештерелгән. 2500 данә трусы, 850 данә эчке күлмәк, 250 данә пижама, 700 данә мендәр тапшырылган. Шулай ук 3400 данә коры душ, 20600 данә окоп шәмнәре, 20000 данә шифалы чәй, 500 пакет киптерелгән җиләк-җимеш әзерләнгән.
- Эш төрләрен киңәйтә барабыз. Хәрбиләрнең ихтыяҗларын өйрәнеп яңа ярдәмнәр әзерләргә тырышабыз. Соңгы вакытта антидрон юрганнары, пончолар да тегә башладык. Волонтерлар төркеме оешканнан бирле райондашлар да бик теләп ярдәм кулы суза. Яралылар өчен ятак күлмәкләре, пижамалар, махсус эчке киемнәр тегү эшен дә дәвам итәбез. Маскировака челтәрләре үрү дә тукталмый. Окоп шәмнәре дә ясалына, шифалы үлән чәйләре дә әзерләнә. Авыллларда да волонтерлар төркемнәре эшләп килә, - дип таныштырды “Көмеш волонтерлар” район хәрәкәтенең кураторы Сания Сафиуллина.
Изге күңелле апалар һәм абыйлар һәркайсы үз өлешен кертә, һәркем билгеләнгән вакыт буенча килеп, үз вазифасын башкара.
Апастан Фәһинур апа Нәбиуллина тегү эшендә. Волонтерлар хәрәкәтендә Иске Әнәле авылында яшәүче сеңелләре Гөлсинә апа Гыймадиева һәм Мәдинә апа Шәйдуллина катнаша.
- Көчемне дә, вакытымны да кызганмыйм. Кирәк булганда, өйдә төннәр буе теккән чакларым да бар. Чын күңелемнән башкарам, Егетләребез исән-имин генә булсыннар дип телим, - ди ул.
Апастан Гөлфәния апа Хәмидуллинаның да улы Илгиз 2025 елның декабрендә контракт төзеп Ил иминлеге сагына баса. Гөлфания апа үзе дә буш вакытларын изге эшкә багышлый. Ул көмеш волонтер буларак улы кебек хәрби юлны сайлаучы егетләргә ярдәм итәргә тели. Көн саен волонтерлык үзәгенә килә.
-Нәселебездә хәрбиләр бик күп. Тормыш иптәшем Әгъзам да озак еллар хәрби хәзерлек дәресләре алып барды, хәрби һөнәргә гашыйк иде. Яу кырындагы хәрбиләргә булышу – изге эш. Без аларны кайгыртырга тиеш, - ди ул.
Сания апа Суслина озак еллар район хастаханәсенең кадрлар бүлегендә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан.
- Бик теләп йөрим. Булышасым, ярдәм итәсем килә, - ди ул.
Очрашуда районның «көмеш волонтерлары»на бик күп җылы сүзләр әйтелде.
- Сез бик мөһим һәм игелекле эш башкарасыз. Күңел җылыгызны өләшәсез. Бик зур рәхмәт сезгә – дип олы хөрмәтен белдерде Апас һәм Кайбыч районнары буенча хәрби комиссар Наил Җантемиров. Көмеш волонтерлар хәрби комиссар кулыннан Рәхмәт хатлары алдылар, үзләре дә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов район җитәкчелегенең ихтирамын белдерде, генерал-лейтенант Рамил Ибәтуллинның да хөрмәтен ирештереп, Рәхмәт хатын тапшырды.
- Кылган изгелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Сез Җиңүне якынайту өчен армый-талмый хезмәт итәсез. Сәламәт булып, күңел тынычлыгы белән яшәгез, - диде ул.
Җылы очрашу район мәдәният хезмәткәрләре башкаруында моңлы җырлар белән үрелеп барды.
Изге теләкләргә районның ветераннары Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина һәм җәмәгать Советы җитәкчесе Люция Носова, хәрби ветеран Рәшит Мурсалимов кушылып, районның көмеш волонтерлар хәрәкәте җитәкче Сания Сафиуллинага һәм аның зур командасына олы хөрмәт белдерделәр. Чарада волонтерларга иреклеләр кенәгәләре дә тапшырылды.
Ләлә Сафиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев